Турник ярышы

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Кичә Байлар Сабасы бистәсендә "ТурникMan - 2024" тартылу буенча ярышлар узды. Ярышлар икенче ел рәттән уздырыла. Баш оештыручы Азат Вәлиуллин һәм турнирның иганәчеләре. Барлыгы 66 кеше катнашты. Иң яшь катнашучы - 5 яшь, иң өлкәне 59 яшь. Йөк белән максималь күтәрелеш 62,5 кг булган. 42 тапкыр максималь тартылу. Катнашучылар арасында Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы да бар иде, ул үзенең яңартылган категориясендә 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International