Татар Икшермәсе авылында баганаларны алыштыру.
Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бүген алар өчен күңелле чара да оештырылды. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун улы Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
26 августта Явлаштау авыл җирлегенең гражданнар җыены булды.Җыенда 2024 елның 8 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгыш ясады.
Республика көне - Татарстанда ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган бәйрәм. Нәкъ менә шушы көнне 1990 елда Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Советлар Союзы таркалганнан соң республика Россия Федерациясе субъекты буларак яшәвен дәвам итте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Татарстан-минем Ватаным» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә бөртеклеләр җыю эшләре бара
Иске Икшермә авыл җирлеге мәдәният йортында сайлау алды җыены үтте.