Иштуган авыл җирлеге территориясендә урамнарны кардан чистарту оештырылды һәм авылның барлык урамнары һәм тыкрыклары чистартылды
Иштуган тимер юл разъезды бистәсенең зират территориясен ремонтлау
Иштуган авыл җирлегендә аренда йорты төзү эшләре башланды.
Инфраструктура үсеше бүлеге тарафыннан Саба муниципаль районының подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрелде. Анда дәүләт программалары буенча индивидуаль торак йортлар төзү мәсьәләләре каралды.
Төзелеш объектында сэндвич панельләр монтажлау төгәлләнгән. Бина эчендә канализация, вентиляция һәм җылыту системаларын монтажлау эшләре алып барыла. Шулай ук бинаның переметры буенча баскыч кую төгәлләнде һәм түбәгә баскыч куелды.
Иштуган авыл җирлегендә 80/20 дәүләт программасы буенча, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаилә өчен торак йорт төзелеше тәмамланды.
Декабрь аенда Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган"Спид йокламый" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырдылар. Чара барышында яшьләр белән ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнлеге, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуы, ВИЧ йогышы юллары, профилактика чаралары турында сөйләштеләр. Халыкара СПИДка каршы көрәш көненең тарихы һәм аның символы – кызыл тасма белән таныштылар, " Мин ВИЧ/СПИД турында нәрсә беләм?» дигән темага тест үткәрелде, мәгълүмати буклетлар һәм «Дөньяны бергә коткарыйк» белешмәлекләре таратылды.Яшьләргә СПИД проблемасының мөһимлеген аңлатучы кызыл тасмалар тапшырылды.
Дмитрий Леонидовичны, Фарход Усмановичны, Хайём Фарходовичны, Екатерина Сергеевнаны, Диләрә Фәнисовнаны югары квалификация категориясенә ия булулары белән котлыйбыз!
Казанышларыгызга тагын бер пункт өстәлү белән котлыйбыз. Без сезнең казанышларыгызга шат. Безнең иң изге теләкләребез. Киләчәктә уңышлар!
Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Әлеге истәлекле дата алдыннан, яшьләргә патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү кысаларында, Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Намус һәм абруй»дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы иң югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. Очрашуга СВО катнашучысы, Чечня һәм Сириядәге хәрби хәрәкәтләр ветераны Мәүлетов Флорид Наил улын чакырдык. Ул катлаулы хезмәт һәм Ватаныбызны саклау турында сөйләде, буыннар дәвамчанлыгына, һәр ир-атның аерылгысыз һәм мөһим бурычы үз Ватанын саклау икәнлегенә басым ясады. Ә солдатларның батырлыгына рәхмәтле караш, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм Ватанга мәхәббәт хисләре йөрәкләребезне ташлап китәргә тиеш түгел, диде. Ул яшүсмерләргә үзенең шәхси сугышчан тәҗрибәсе, кайда хезмәт итүе, нинди сугышчан бүләкләр алуы турында сөйләде. Кич буе залда тынлык хөкем сөрде. Яшүсмерләр, сөйләгәнне тыңлап, гомере пычак очындагыдай яисә пуля сызгырганын ишеткән кешенең бөтен хис-кичерешләрен беләселәре килде. Егетләр контракт хезмәтенә ничек эләгергә мөмкин икәнлеген ачыкладылар. Ватан геройлары турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яши, аларның батырлыклары һәрвакыт патриотизм, рухи көч, батырлык үрнәге булып торачак.Әлеге чарадан соң катнашучыларның барысында да тормыш кыйммәтләре яңадан бәяләнде һәм үз гаиләсе, халкы , Ватаны өчен шәхси җаваплылык хисе барлыкка килде дип ышанасы килә.