ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 10 октябреннән 13 октябренә кадәр Мәскәү шәхәрендә “Алтын көз” Россия авыл хуҗалыгы сәнәгате күргэзмәсе булып узды. Бу күргэзмәдә Саба районын Гарипов Рамил Рәшит улы җитәкчелегендәге “Умырзая” эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы тәкъдим итте. Ит продукциясе җитештеру, эшкәртү һәм сатуда югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен кооперативка Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министры Д.Н. Патрушев Диплом һәм көмеш медаль тапшырды.

     Район үзәге Байлар Сабасының йөзен билгеләүче төп атрибутның берсе – ул яшеллек. Яшеллекне тагын да арттыруда язгы һәм көзге агач утырту өмәләре зур роль уйный. Саба шәһәр җирлеге. 

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар шушы авылдагы китапханэгэ бардылар. Балаларны китапхэнэче Сэунэрия апа каршы алды.Балалар бик куп китаплар белэн таныштылар.  Китапханәдә торле китаплар бар. Укырга- бик файдалы. Китаплардан-шулай ук яңа белем аласың.

 

Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре көз темасына багышланган чаралар циклыннан «Көзге муллык» дип исемләнгән рәсем конкурсы һәм VI төбәкара Лермонтов укулары акциясе кысаларында «Бөек шагыйрь мирасы» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Укучылар хозурына китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. Чара ахырында балалар язучының «Бородино», «Парус», «Тучи», «Мой дом» шигырьләрен бик яратып укыдылар. Юлбат авыл җирлеге.

 

Октябрьнең икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 12нче октябрьдә, Шекше мәдәният йортының “Тамчы” ял клубына йөрүче үсмерләр белән стена газетасы иҗат иттек.  Ә инде 13нче октябрь көнне “Игенче” хуҗалыгының Шекше бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр янына юл тоттык.  Максатыбыз: авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре башкарган эш белән якыннан танышып хезмәт тәрбиясе алу, эшче һөнәрчеләргә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү, бәйрәм белән котлау һәм “Бөрлегән” балалар фольклор коллективы катнашында әзерләгән “Без авыл балалары” дип исемләнгән концерт кую. Балалар иң элек Шекше фермасында терлекчеләр янында булып, аларга музыкаль күчтәнәч һәм уртак көч белән ясалган тематик стена газетасын бүләк итте. Аннары хуҗалык остаханәсендә тукталдылар, бүгенге көндә анда авыл хуҗалыгы техникасын һәм агрегатларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Балалар механизаторларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, алар башкарган хезмәт белән таныштылар, тимерчелек цехында зур кызыксыну белән тырма тешләре ясау процессын күзәттеләр. Соңыннан Шекше ашханәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тәмле ашлар әзерләүче апалар янына керделәр. Аларны да бәйрәм һәм якынлашып килүче пешекчеләр көне белән тәбрикләп музыкаль номерлар башкардылар, күчтәнәчләр белән сыйландылар.

 2018 нче елның 14 нче октябрендә Тимершык мәктәбе базасында 2003  елгы һәм аннан зуррак балалар арасында , ягъни В группасы һәм 2004 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында  бадминтон буенча ярышлар булып узды

14 октябрьдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр»Республика иҗтимагый хәрәкәте призларына волейбол буенча ярышлар узды.

"Сөмбелә-уңыш бәйрәме". 12 нче октябрь көнне Ике басу Арташ клубы хезмәткәрләре һәм балалар бакчасы коллективы белән берлектә "Сөмбелә - уңыш бәйрәме" дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмдә ата-аналар, авыл халкы катнашты.

 

14 нче октябрь көнне Олы Арташ авыл клубында Уңыш бәйрәме уткәрелде.


14
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

14 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында нәниләр өчен Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Сөмбелә балаларны алтын яфракларга төренгән көз белән котлады.Алар белән төрле ярышлар оештырды. җыр- бию, кызыклы уенннар, санамышлар белән үрелеп барган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәткәрләре!

                Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезнең авыр фидакарь хезмәтегез һичшиксез аерым тырышлык, җаваплылык таләп итә һәм иң тирән ихтирамга лаек. Саба районында игеннәрнең кадерен белеп, эшен cөп яратып эшли белгәннә, шуңа күрә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте өстенлекле, мактаулы, хөрмәтле булган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International