Октябрьнең икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 12нче октябрьдә, Шекше мәдәният йортының “Тамчы” ял клубына йөрүче үсмерләр белән стена газетасы иҗат иттек. Ә инде 13нче октябрь көнне “Игенче” хуҗалыгының Шекше бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр янына юл тоттык. Максатыбыз: авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре башкарган эш белән якыннан танышып хезмәт тәрбиясе алу, эшче һөнәрчеләргә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү, бәйрәм белән котлау һәм “Бөрлегән” балалар фольклор коллективы катнашында әзерләгән “Без авыл балалары” дип исемләнгән концерт кую. Балалар иң элек Шекше фермасында терлекчеләр янында булып, аларга музыкаль күчтәнәч һәм уртак көч белән ясалган тематик стена газетасын бүләк итте. Аннары хуҗалык остаханәсендә тукталдылар, бүгенге көндә анда авыл хуҗалыгы техникасын һәм агрегатларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Балалар механизаторларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, алар башкарган хезмәт белән таныштылар, тимерчелек цехында зур кызыксыну белән тырма тешләре ясау процессын күзәттеләр. Соңыннан Шекше ашханәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тәмле ашлар әзерләүче апалар янына керделәр. Аларны да бәйрәм һәм якынлашып килүче пешекчеләр көне белән тәбрикләп музыкаль номерлар башкардылар, күчтәнәчләр белән сыйландылар.