Бәйрәм белән! Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!

2018 елның 14 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәткәрләре!

      Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезнең авыр фидакарь хезмәтегез һичшиксез аерым тырышлык, җаваплылык таләп итә һәм иң тирән ихтирамга лаек. Саба районында игеннәрнең кадерен белеп, эшен cөп яратып эшли белгәннә, шуңа күрә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте өстенлекле, мактаулы, хөрмәтле булган.

      Авыл хуҗалыгы-икътисадның иң зәгыйфь секторы, чөнки күп очракта климат шартларына бәйле. Әмма бернигә дә карамастан, сез үз эшегезне лаеклы һәм профессиональ рәвештә алып барасыз. Бу бәйрәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә профессиональ хезмәт куючылар гына түгел, гомер буе «җирдә»яшәгән авыл хезмәтчәннәре көне дә. Бу-терлек үрчетү һәм үстерү белән шөгыльләнүче, чәчүлекләрне, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче, үзен башка яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит продуктлары белән тәэмин итеп торучы шәхси хуҗалыклар бәйрәме дә.

      Безнең уртак бурыч-яхшы нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, авыр шартларда, таңнан кичкә кадәр хезмәт итүчеләргә, басуларда һәм фермаларда эшләүчеләр өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.

      Чын күңелдән Сезгә эшегездә югары күрсәткечләр, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, иртәгесе көнгә ышаныч, шулай ук сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International