Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында бадминтон буенча 2018 елгы шәхси кубогының 3 нче этабы узды (зона этабы).

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

 2018 нче елның 14 нче октябрендә Тимершык мәктәбе базасында 2003  елгы һәм аннан зуррак балалар арасында , ягъни В группасы һәм 2004 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында  бадминтон буенча ярышлар булып узды.  Әлеге ярышларның максаты һәм бурычлары: сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау,  яхшы спортсменнарны ачыклау.

Әлеге ярышларда Саба, Теләче, Арча, Кукмара районнарыннан спортсменнар  көч сынашты.

2004 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында:

1нче урын Ямалиева Лилия (“Сабантуй” спорт мәктәбе);

3 нче урын Ахмадуллина Камилә (“Сабантуй” спорт мәктәбе).

2003 нче елгы һәм аннан зуррак малайлар арасында (В группасы):

1 нче урын Миннигалиев Илшат.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International