16 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәре − Фатхуллина С.М. 4 нче сыйныфта укучы мәктәп балалары өчен толерантлык көненә багышланган «Мы разные, но мы вместе!» − дип исемләнгән уен программасы уздырды.
Килдебәк авыл җирлегендә аренда йортларын төзү дәвам итә.
Кулланучы дәресе
Кулланучы хокукларын белү безнең һәркайсыбызга товарларның сыйфаты, аларның сәламәтлек, торак, табигать өчен иминлеге мәсьәләсен хәл кылу мөмкинлеге бирә, нормаль базар мөнәсәбәтләрен коруга ярдәм итә. Куллану белемнәрен үзләштерүне мөстәкыйль тормышка чыгу вакытына кичектерү ярамый. Үзләштерелгән аң-белемнәр куллану кыйммәтләрен булдырырга ярдәм итә. Хәтта кечкенә кулланучыларыбыз да тормышта килеп чыккан катлаулы хәлләрдә үзләрен-үзләре яклый белергә тиеш. Ә моның өчен дәүләт биргән хокукларыбызны белү шарт. Гомумән, товар яки хезмәт күрсәтүне сайлый белү, үз хокукларыңны яклый белү осталыгы һәркайсыбызга бик кирәк. Сатып алу сәләте балигълык яшенә җиткәнче үк барлыкка килгәнлектән, балаларны да, Россия Федерациясе законнары нигезендә, акыллы кулланучы булырга, фикерләргә, үз хокукларын якларга өйрәтү, мөстәкыйльлекләрен үстерү зарури.
Шуларны истә тотып, 2018 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов Саба районының Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе 9-11 сыйныф укучылары өчен кулланучы дәресен үткәрде.
Чара азагында территориаль орган белгече кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча теге яки бу сорау килеп туган очракта теләсә кайсы гражданинның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итү алуын искә төшерде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы
Шэхси Эшмэкэр Галимова Гөлнара Хәмит кызы Байлар Сабасында эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бара. «Империя цветов»- чәчәк салоны чәчәкләрдән эксклюзив композицияләр белән сөендерә. Чәчәкләр-тормыш символы, чөнки алар табигатьнең матурлыгын һәм аның юмартлыгын гәүдәләндерә. "Империя цветов» салонында- сезнең килүегезгә һәрвакыт шат алар. Безнең флористларыбыз: экзотик чэчкэлэр бн- сезнен хыялдагы бэйлэмне тиз арада, жыеп бирерлэр.
Кичә 2018 елның 15 ноябрендә Район мәдәният йортының спорт залында Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 2018 елгы чемпионатынын чираттагы уеннары булып узды.
Саба муниципаль районының Курсабаш авылында «Күпфункцияле үзәк» төзелеше дәвам итә. Төзелешне ООО «Ак таш» фирмасы алып бара. «Курсабаш авыл җирлеге»
16 ноябрь көнне район укучылары «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионат эшчәнлеге белән танышып, күргәзмәдә катнаштылар.
Мишә авыл җирлеге яңалыклары
2018 нче елның 13нче нояберендә Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы “Экстремизмга –юк!” диген тема астында рәсем конкурсы уткәрде.
Явлаштау авыл җирлеге яңалыклары