16 ноябрь көнне район укучылары «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионат эшчәнлеге белән танышып, күргәзмәдә катнаштылар. Саба аграр көллияте студентлары һәм район мәктәпләрендә белем алучы укучылар "Казань Экспо" күргәзмә үзәгендә булып, әлеге чемпионат турында үзләренә кирәкле һәм кызыклы булган мәгълүмат туплый алдылар. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионаты 83 компетенциядә эшчәнлек алып бара. Анда ике меңнән артык конкурсант һәм экспертлар катнаша. Шул исәптән Россияның башка регионнарыннан җәлеп ителгән юниорлар һәм сертификацияләнгән экспертлар да әлеге чемпионатның актив катнашучылары. Ярышлар өчен 40ка якын мәйданчык булдырылган. "Казань Экспо" күргәзмә үзәге үзе исә 12 компетенция буенча ярышлар үткәрү җирлеге булып тора. Мәсәлән, сәнәгатьтәге робот техникасы һәм автоматикасы, авыр йөк техникасын тәэмин итү, штукатур һәм төзелеш эшләре, флористика һәм фотография.