Килдебәк авыл җирлегендә аренда йортларын төзү дәвам итә. “Р.Слободской Универсалстрой” оешмасы Туктар авылында төзелүче йортка тәрәзәләр урнаштырды, түшәмен эшләп, идән өрлекләрен урнаштырды һәм Килдебәк авылындагы йортның диварын төзүгә кереште. Шулай ук Туктар авылнда 210 башка исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган сөтчелек фермасы төзелеше дәвам итә. Бу көннәрдә “Ак Таш” төзелеш компаниясе ферманың түбәсенә сэндвич панельләр урнаштыра. Ферманың идәненә махсус резин өслек, склад корылмасына бетон плитәләр җәю эшләре башкарыла.
2018 нче елның 18 нче ноябрендә Килдебәк авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча җирле референдум үткәреләчәк. Үзара салым җирлектәге халыкны борчыган күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Һәм соңгы бер-ничә елда үзара салым хисабына эшләнгән эшләр шуның ачык мисалы. Шуңа күрә, авыл җирлегендә яшәүче һәм тавыш бирү хокукына ия булган һәркемне Килдебәк, Туктар авылларында урнашкан сайлай участокларына килергә һәм референдумда актив катнашырга чакырабыз.
Килдебәк авыл җирлеге.