Лесхоз”Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балалар Нарат боз сараенда хоккей серләренә өйрәнәләр. Балалар боз сараена бик теләп йөриләр.
Лесхоз”Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шулай ук бассейнны да бик үз итәләр.Һәр атна бассейга бару көнен көтеп алалар. Бассейнга йөрү һәр бала өчен файдалы: cәламәтлеге белән бәйле проблемалар булганнарга да, профликтика өчен дә.
Бала организмы өчен суның әһәмиятен әйтеп бетерерлек түгел. Чөнки даими рәвештә йөзү иммун системасы, терәк–хәрәкәт аппараты, аш кайнату органнары авырулары белән көрәшергә булыша. Шулай ук матдәләр алмашын, үпкәләр эшчәнлеген яхшырта, скелетны дөрес итеп формалаштырырга булыша.