ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге, Яңа ел бүләкләре сайлау мәсьәләләре буенча халык өчен " Кайнар линия» эшли.

Балалар иҗат үзәгендә “Алтын башмак” район күләм хореография конкурсы булып узды.

      Яңа ел рухы Байлар Сабасы бистәсендә көннән-көн ныграк сизелә. Моның шулай икәненә кичке Саба урамнарына саф һава суларга чыксан, чыннан да, үз күзләрең белән күреп инанасың. Саба шәһәр җирлеге. 

16 нчы декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында киберфутбол буенча ярыш узачак. Башлана: 10:00 сәгатьтә.

2018 нче елның 9 нчы декабрендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.

Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шушы уңайдан Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан сәламәтлеге буенча мөм­кинлекләре чикләнгән Галиева Айгөлнең кул эшләреннән “Нинди матур бу дөнья!” исеме астында күргәзмә оештырылды. Юлбат авыл җирлеге.

 

Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә үтте.

Шекше мәдәният йортында 5-нче декабрь көнне “Изгелек кыл!” исемендә инвалидлар декадасы уңаеннан тематик кичә үткәрелде. Бу кичәдә  балачактан инвалид һәм аларның гаиләләре катнашты.

Ел саен кышкы чорда дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан "Кар чанасы" исемле профилактика операциясе уздырыла.

Кыш - саф һавада йөрү һәм күңел ачу чоры. Кешеләрнең күпчелеге актив ял сайлый, кар чанасында йөрү - шундыйларның берсе. Кар чанасы - бик куәтле машина, аның тизлеге сәгатенә йөз км артып китәргә мөмкин, шуңа күрә дә ул куркыныч транспорт чарасы булып тора һәм үзе белән эш иткәндә, эксплуатацияләгәндә махсус күнекмәләр булуын таләп итә.

Саба района буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, 2018 елга эшләр планы нигезендә, хәрәкәт итүнең куркынычсызлыгын, куркынычсызлык техникасын һәм моточараларны эксплуатацияләгәндә әйләнә-тирә мохитне саклау максатларында, 2018 елның 10 декабреннән 29ына кадәр "Кар чанасы" профилактика операциясен уздыру планлаштырыла. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторыннан, ЮХИДИ, участоктагы полиция хезмәткәрләреннән, аучылык хезмәтләре вәкилләреннән, дәүләт техник күзәтчелек бүлекләренең штаттан тыш инспекторларыннан торучы эш төркемнәре оештырыла.

Кар чанасын йөртү өчен А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгына ия булырга кирәк. Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтү өчен дә, гражданнарга юлда куркынычсыз йөрүнең гамәлдәге кагыйдәләре һәм мототранспорт чараларын эксплуатацияләү техникасы турында мәгълүмат җиткерү өчен дә юнәлдерелгән.

Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге барлык аучыларны да кисәтә: кар чанасыннан файдаланып, законсыз ау оештырылганда яки теркәлмәгән кар чанасыннан файдаланганда әлеге транспорт чарасы бу эш буенча алга таба процессуаль карар кабул итү өчен тартып алыначак.

Районда хуҗалары тарафыннан кагыйдәләрне бозып, теркәлү, ТК узу турында таныклыктан башка, йөртү өчен тиешле таныклыгы булмый торып һәм хәтта аек булмаган торышта эксплуатацияләнә торган теркәлмәгән кар чаналары да бар.

Операциянең максаты: кар чаналарын йөртүчеләрнең бу транспортны эксплуатацияләүгә бәйле травматизмын юкка чыгару.

"Кар чанасы" профилактика операциясен уздыру барышында иң беренче чиратта мототранспорт чараларын теркәү, техник карау уздыру кагыйдәләренең үтәлешенә, номерлы агрегатларның теркәлү белешмәләренә туры килүенә; мототранспорт чарасын йөртү хокукын бирә торган А1 категориясе буенча таныклык булуына игътибар биреләчәк.

Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән кар чаналары хуҗаларына, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә мәҗбүри теркәлергә тиешле башка транспорт чараларының хуҗалары кебек үк, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 "Барлык төр транспорт чараларын, механизмнарны һәм җайланмаларны теркәү кагыйдәләрен бозу" статьясы нигезендә административ штраф салыну куркынычы яный:

- гражданнарга - бер мең биш йөз сумнан башлап ике мең сумга кадәр;

- вазыйфаи затларга - ике мең сумнан башлап өч мең биш йөз сумга кадәр;

- юридик затларга - биш мең сумнан башлап ике йөз мең сумга кадәр.

Техниканы аек булмаган хәлдә йөртү фактлары ачыкланганда, аны йөртүче әлеге төрдәге барлык автотранспорт чараларын һәм үзйөрешле машиналарны йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Мототранспорт чараларын теркәтү, аларга еллык техник карау уздыру, аларны йөртү хокукын бирә торган таныклыкны бирү яки алмаштыру мәсьәләләре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез:

ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т.б., Г.Закиров урамы, 217 йорт (Саба районы хакимияте бинасы), тел. 2-32-66

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар шул авылдагы мэдэният йортында Казан шэхэреннэн килгэн цирк тамашасы карарга бардылар. Бу тамаша балаларга бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International