Байлар Сабасы бистәсендә Яңа ел бәйрәменә әзерләнү эшләре бара

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

    Яңа ел рухы Байлар Сабасы бистәсендә көннән-көн ныграк сизелә. Моның шулай икәненә кичке Саба урамнарына саф һава суларга чыксан, чыннан да, үз күзләрең белән күреп инанасың. Саба яр буе мәйданында урнашкан “Ямьле Саба” язуынын ерактан ук балкып янып торуы анда кабат килергә чакырган кебек. Бистәдә урнашкан оешма, предприятие һәм учреждениеләр барысы да бердәм үз территорияләрендә чыршы бизәү, кардан сын ясау эшенә тотынды. Үзәк мәйдандагы озын шугалакта исә олысы-кечесе инде бүгеннән үк рәхәтләнеп ял итә. Кыскасы, иске елның һәр көненнән бер мизгелне булса да яңа елга алып чыгарлык хатирәләргә бай итеп үткәрик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International