2018 нче елның 9 нчы декабрендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
Ярыш спортчылар һәм командалар арасында беренчелекне ачыклау максатыннан уздырылды:
“А” категориясендә шәхси беренчелек
“В” категориясендә шәхси беренчелек
“С”категориясендә шәхси беренчелек
“Юниорлар” категориясендә шәхси беренчелек.
“А” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Алексеев Юрий Владимирович 2 урын алды. “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Ибатуллин Айрат 3 урын алды.
“Юниорлар” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары уңышлары белән сөендерделәр:
1 урын – Гарипов Руслан;
2 урын –Закиров Инсаф;
3 урын – Садыков Салават.
Команда зачетында Закиров И., Маликов Э., Гарипов Р. составындагы “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары командасы 1 урынга лаек булды.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге