Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шушы уңайдан Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән Галиева Айгөлнең кул эшләреннән “Нинди матур бу дөнья!” исеме астында күргәзмә оештырылды. Юлбат авыл җирлеге.