Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
ЗАГС хезмәткәре һөнәре – уникаль, сез көн саен кеше тормышындагы истәлекле вакыйгалар белән очрашасыз. Районда социаль программаларның уңышлы эшләвендә ЗАГС хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Хезмәтегез һәр кешегә туган көненнән башлап кирәк. Сез – кешенең иң шатлыклы вакытында да, авыр чагында да рухи ярдәмчесе. Нәкъ менә сез һәр гаилә барлыкка килүнең башлангычында торасыз, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә, аларның хокукларын яклауны тәэмин итүдә максатчан эш алып барасыз. Районда теркәлгән гаиләләр, күп балалы гаиләләр саны артып, демографик вәзгыять яхшыра баруы куандыра. Вазифагызны җаваплылык тоеп, тиешле һөнәри дәрәҗәдә башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын.
Олы Кибәче авыл җирлеге егетләре командасы мини-футбол буенча район ярышында катнаштылар. Узган уеннарда җиңүләр яуладылар һәм алга таба җиңүгә омтылышлары көчәйде. Алараг алдагы уеннарда да уңышлар телибез!- Олы Кибәче авыл җирлеге
Тимершык авыл җирлегендә халыкның үз вакытын файдалы үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Шул мөмкинлекләрдән чыгып, без, олылар һәм балалар өстәмә рәвештә спортның төрле төрләрен үз итәргә тырышабыз. Гаиләдә әти-әниләрнең төп бурычларының берсе - киләчәк җәмгыятькә яраклы, файдалы кешеләр тәрбияләү. Шуны истә тотып, җирлектә киләчәк буыннарга көндәлек рәвештә төрле һөнәрләргә өйрәтү өстендә эш алып барыла. Мәсәлән, ял көнне Хаҗиевлар гаиләсе бергәләп теннис уйнады һәм катокта шуды. Шуның белән бу гаиләнең чираттагы ялы бик нәтиҗәле үтте! “Тимершык авыл җирлеге”.
15 декабрь конне Иске Икшермэ мэдэният йортында Олы Шынар авыл жирлегенен ижат-отчет концерты булып узды. "Комсомол-минем яшьлегем" дип исемлэнгэн концерт программасы тамашачыларыбызга бик ошады. Ижади коллективлар хэм аерым башкаручылар чыгышларын алар кочле алкышларга кумделэр.
2018 елның 20 декабрендә Байлар Сабасы ш.т. п. һәм Шәмәрдән авылында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда, мобиль мәгълүмат-консультация төркеме формалаштырылды:
Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Конституция суды Аппараты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы Аппараты.
Гражданнарга консультация булачак:
Байлар Сабасы ш. т. п. 2018 елның 20 декабрендә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр балалар иҗат үзәге бинасында (адресы: Татарстан Республикасы, Саба районы, Байлар Сабасы ш. т. п., З. Йосыпов ур., 32 йорт) ;
20 декабрь көнне Шәмәрдән авылында 13:30дан 15:00 сәгатькә кадәр авыл мәдәният йорты бинасында (адресы: Татарстан Республикасы, Саба районы, Шәмәрдән авылы, Молодежная урамы, 8 йорт).
2018 елның 15 декабрендә Шәмәрдән авылында чаңгы узышлары яратучылар өчен бәйрәм үткәрелде. Бу көнне безнең район халкы чаңгы сезонын ачу тантанасына җыелды.
Арташ авыл җирлегендәге һәр оешма-предприятие яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.
Һәр баланың куңелендә матурлыкка омтылыш яши. Балалар уйларында булганнарны рәсем аша чагылдырырга яраталар. Әгәр балага карандаш яки буяу бирсән, ул дөньяга карашын чагылдырган рәсемнәр иҗат итә, аның фикерләү, иҗади сәләте формалаша. Ә баланы ясарга өйрәту, юшәлеш биру ул безнең бурычыбыз. Буген Сибгатуллина Алсу балаларны юеш өслектә рәсем ясау алымнары белән таныштырды. Алар юеш битләргә чеби рәсеме төшерделәр. Чебине йомшак булып күренерлек итеп ясады балалар. Бугенге дәреснең максаты укучыларны төрле төсләр белән идарә итеп юеш өслектә ясарга өйрәтү, рәсем сәнгате белән таныштыруны дәвам итү. Рәсем сәнгате кызыклы, үзенә җәлеп итеп хыял дөньясына әйди. Балалар аерыла алмый иҗатка чумды.
Бу көннәрдә Юлбат авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.