Бәйрәм белән! ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне белән!

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре!

   Сезне  һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

   ЗАГС хезмәткәре һөнәре – уникаль, сез көн саен кеше тормышындагы истәлекле вакыйгалар белән очрашасыз. Районда социаль программаларның уңышлы эшләвендә ЗАГС хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Хезмәтегез һәр кешегә туган көненнән башлап кирәк. Сез – кешенең иң шатлыклы вакытында да, авыр чагында да рухи ярдәмчесе. Нәкъ менә сез һәр гаилә барлыкка килүнең башлангычында торасыз, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә, аларның хокукларын яклауны тәэмин итүдә максатчан эш алып барасыз. Районда теркәлгән гаиләләр, күп балалы гаиләләр саны артып, демографик вәзгыять яхшыра баруы куандыра. Вазифагызны җаваплылык тоеп, тиешле һөнәри дәрәҗәдә башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International