Якты, матур киләчәк үз кулларыбызда!

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә халыкның үз вакытын файдалы үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Шул мөмкинлекләрдән чыгып, без, олылар һәм балалар өстәмә рәвештә спортның төрле төрләрен үз итәргә тырышабыз. Гаиләдә әти-әниләрнең төп бурычларының берсе - киләчәк җәмгыятькә яраклы, файдалы кешеләр тәрбияләү. Шуны истә тотып, җирлектә киләчәк буыннарга көндәлек рәвештә төрле һөнәрләргә өйрәтү өстендә эш алып барыла. Мәсәлән, ял көнне Хаҗиевлар гаиләсе бергәләп  теннис уйнады һәм катокта шуды. Шуның белән бу гаиләнең чираттагы ялы бик нәтиҗәле үтте! Тимершык авыл җирлеге”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International