"Бәләкәч” балалар бакчасында янгын күзәтчелеге буенча чара үткәрелде

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

      Байлар Сабасының 5нче номерлы "Бәләкәч” балалар бакчасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин катнашында янгынга каршы чара узды. Зурлар төркеме үзләреннән кечкенәрәкләргә күргәзмә материалларга нигезләнеп эшләнгән композиция  ярдәмендә  янгын афәте турында  аңлаттылар. Тәрбияче Гөлия Нигъмәтҗанованың әйтүенчә, “Куянкай, исеңдә тот” дип исемләгән театраль  күренешне балалар 3-4  көн эчендә өйрәнгәннәр.  Хәер, кечкенәләр төркеме балалары да бик күпне белә булып чыкты.  Алар Айнур Галимуллинның  сорауларына, куллар  күтәрә-күтәрә, чатнатып җавап бирделәр, янгын вакытында ничек эш итәчәкләрен әйттеләр. Әлеге  чара Яңа  ел каникулларында янгынга  каршы профилактик  чара буларак  үткәрелде.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International