ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

     Бу көнне Россия Федерациясенең Янгын сүндерү хезмәтенә нәкъ 370 ел тула. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне рәсми ял булды, әмма бу ерак 1967 елда булды. Ул чакта хөкүмәт съездында көн саен үз тормышларын куркыныч астына куйган кешеләргә ничек рәхмәт белдерүләре турындагы мәсьәлә хәл ителә. 

     Шуңа бәйле рәвештә, дөньяда иң кайнар һөнәр вәкилләрен, кешеләрне уттан саклаучы шундый мөһим һәм җаваплы эшкә сайлап алган кешене чын күңелдән котларга телибез. Сезгә нык сәламәтлек, алга таба да авыр, әмма шундый кыйммәтле хезмәтегезне дәвам итү өчен!.

Сатыш мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби - интеллектуаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә Алмаз хәзрәт Галимҗанов, мәдрәсә -музей мөдире Фәнил Хадиев һәм мәдәният йортына йөрүче узешчәннәр катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27 апрель көнне  Сатыш авыл җирлеге Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27 нче апрельдә, Татарстан күләмендә үткән "Урман утырту көне" акциясе кысаларында, Сатыш авыл җирлеге территориясендә чыршы, миләш, юкә, карагай һәм җиләк-җимеш агач һәм куаклары үсентеләре  утыртылды. Акциядә җирлегебезнең барлык бюджет оешмалары, мәктәп укучылыры, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

29 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты патронаты астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында узучы XIX «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.

Жюри әгъзалары югары бәя биреп, «Экспромт» хореография коллективы (җит. Ахмедова А. Н.) «Яз канатларында» бию белән «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Гала-концерт программасына керде. «Хореография кече төркем» номинациясендә коллектив II дәрәҗә Лауреат дипломы һәм медальләр, кубок һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз.

  29 апрель көнне Саба районының Әб.Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәсендә Казан кунаклары: Гөлнара ханым  Гатауллина  һәм Ләвисә ханым Фәттахова белән очрашу уздырылды. Кунаклар әдәби марафонны оештыручылар турында сөйләделәр, файдалы мастер - класс үткәреп, матурлыкны саклау серләрен ачтылар. Чарага “Матурлык” төшенчәсен ачып бирүче китаплар күргәзмәсе куылып әңгәмә үткәрелде.

26 апрель көнне Түбән Шытсу авыл клубында Финанс-бюджет палатасы һәм үзәкләштерелгән бухгалтериянең отчет-иҗат концерты булып узды.

29нчы апрель көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән лицееның 10а һәм 10б сыйныф укучылары өчен (сыйн. җит. Батыршина Н.З., Сайфутдинова Э.Г.) “Чернобыль шартлау трагедиясе бик күп кешеләр күңелендә калды...” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. Украина территориясендә урнашкан атом электростанциясендә булган Чернобыль фаҗигасе, һәлакәт хронологиясе һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләде. Чара барышында «Чернобыль - 33 елдан соң һәлакәт турында», «Шартлау мизгеле» дигән видеоматериаллар һәм «Чернобыль: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Бүген, 26 апрель акция Байлар Сабасында “Георгий лентасы” акиясе узды. Яшь Гвардия активистлары 90 нан артык георгий тасмасын тараттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International