Түбән Шытсу авыл җирлегендә " Хорлар көрәше».

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

     26 апрель көнне Түбән Шытсу авыл клубында Финанс-бюджет палатасы һәм үзәкләштерелгән бухгалтериянең отчет-иҗат концерты булып узды.

     Концертта оешманың бөтен коллективы катнашты. Сценарий авторы-Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш белгече Гүзәл Нуруллина. Концерт программасы күңелле һәм дәртле номерларга бай булды. Илнар Галиев, Гөлнара Заһидуллина, Ләйсән Нигматҗанова, Лилия Якупова, Ләйсән Назипова, Зөлфия Кәримова һәм Алсу Юнусова, Эльмира Сабирҗанова  һәм Энҗе Гәрәева үз җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр, Илгизәр Гатауллин башкаруында гитара белән җыр беркемне дә битараф калдырмады.

     2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде, ә 26 апрель Татарстанда Туган тел көне һәм күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Театр елы уңаеннан Г. Камалның «Беренче театр» комедиясеннән өзек куелды, анда Илнар Галиев һәм Лилия Якупова талантларын һәм артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Шуннан соң тамашачылар хорда катнашучыларны көчле алкышлар белән каршы алды, алар Г. Тукай сүзләренә «Театр» җырын башкарды.

     Динә Сәфәрова һәм Альбина Гузәлова, туган тел һәм сугыш турында шигырьләр башкарып, нәфис сузне югары дәрәҗәдә башкару осталыгына ия булуларын күрсәттеләр. Финанс-бюджет палатасының баш хисапчысы Гөлнара Заһидуллина солисты булган вокаль ансамбль сугыш елларының «Тучи в голубом»җырын башкарды.

     Татар халык җырларын Баян аша Район Үзәкләштерелгән бухгалтериясенең баш хисапчысы Алсу Мингәрәева һәм баш белгеч Илгизәр Гатауллин баянда татар халык җырларыннан попурри башкардылар. Динә Сәфәрова курайда «Туган тел» җырын башкарды, Алсу Мингарева аңа баянда аккомпанировать итте.

     Икътисадчыларыбыз, Йолдыз Низамиева, Альбина Гузәлова һәм Гөлназ Тимершәехова башкаруындагы мәзәк күренеш  залда күңелле атмосфера тудырды. Концертта шулай ук Л. И. Брежнев үзенең доклады белән “чыгыш ясады”. Аның чыгышы бигрәк тә өлкән буын тамашачысына ошады.

Искиткеч һәм көчле энергетиканы тамашачыларга дәртле биюләр тудырды. Барлык биюләрне дә сәхнәгә куючы-үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш белгече Алинә Мансурова.

     Концерт бер сулышта, икенче номерны ишетү һәм күрү теләге белән узды. Авыл халкы билгеләп үткәнчә, бу авыл клубында шундый масштабтагы беренче тамаша. Концерт югары нотада - Финанс-бюджет палатасының бөтен коллективы катнашкан хор белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International