29нчы апрель көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән лицееның 10а һәм 10б сыйныф укучылары өчен (сыйн. җит. Батыршина Н.З., Сайфутдинова Э.Г.) “Чернобыль шартлау трагедиясе бик күп кешеләр күңелендә калды...” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. Украина территориясендә урнашкан атом электростанциясендә булган Чернобыль фаҗигасе, һәлакәт хронологиясе һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләде. Чара барышында «Чернобыль - 33 елдан соң һәлакәт турында», «Шартлау мизгеле» дигән видеоматериаллар һәм «Чернобыль: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.