Беренче һәм икенче класс укучылары өчен “Мин һәм минем гаиләм” исемле викторина уздырылды.
Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз. 8(84362)24589,89172644432. телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук тулырак мәгълүматны сайтта карагыз https://gto.ru.
15 май көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Гаилә көне” уңаеннан балалар бакчасында “Җирдә миңа ни кирәк, әти дә әни кирәк” дип аталган чара уздырдылар
Иске Икшермә авыл җирлеге торак пунктларында төзекләндерү елдан-ел яхшыра. Иске Икшермә авылында буа, чишмә һәм яр буе төзелеше дәвам итә. Авыл халкы яр буен яратты һәм чишмәгә бик теләп йөриләр.
15 майда Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында 15-16 майда узачак АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ачу тантанасы узды. Конкурс авыл мәктәпләре укучылары арасында 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Ике көн дәвамында балаларга командалы ситуацион бурычлар тәкъдим ителәчәк һәм алар үз агрокоптерларын, роботларны һәм метеоустройстволарын мөстәкыйль рәвештә җыя алачаклар.
15 майда кич белән, 2019 елның 16 маенда Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, яңгыр явуы, град, җилнең көчәюе 15-20 м/с кадәр, урыны белән 24 м/с кадәр (Казанда – 15-20 м/с кадәр) көтелә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 6 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында 3,5 мең тоннага җитте. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
Бәйрәм көннәрендә Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында тыл һәм сугыш хезмәтчәннәре өчен ифтар ашлары оештырылды. Ифтар ашларынның спонсорлары: "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе , КФХ Насыйбуллин М. Н., КФХ Мостафин А. И., ИП Таипов И. Б. Әлеге чараның спонсорларына рәхмәтебезне белдерәбез.
Балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак
"Саба РҮХ» ДАССОсы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 14 маеннан 19 маена кадәр Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә туры китерелгән «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе узачак