15 май көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Гаилә көне” уңаеннан балалар бакчасында “Җирдә миңа ни кирәк, әти дә әни кирәк” дип аталган чара уздырдылар. Балаларга үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, әти – әниләрен бәйрәм белән котлау сүзләре өйрәнделәр. Уеннар һәм конкурсларда катнашканнан соң бәйрәмне “Рәхмәт сезгә” җыры белән тәмамладык.