Саба балалар сәнгать мәктәбенең скрипка сыйныфы укучылары 20 май көнне «Кыңгырау» балалар бакчасында кунакта булдылар.
21 май көнне Явлаштау авылында «МИР» телеканалының «Иван Усачев студиясе» телевизион компаниясенең "Чикләрсез мәхәббәт" документаль фильмын төшерү башланды
Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм куркынычсызлык күнекмәләрен торгызу максатларында, 2019 елның 20 маеннан 2 июненә кадәр Саба районында «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чара үткәрелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
2019 елның 20 маенда Яшьләр эшләре министрлыгында муниципаль берәмлекләр һәм югары һәм урта махсус белем бирү оешмалары арасында патриотик тәрбия бирүне оештыру буенча конкурс нәтиҗәләре буенча тантаналы бүләкләү булды.
"Яшьләрне хәрби-патриотик ялкынсыну һәм хәрби хезмәткә әзерләү буенча иң яхшы зона үзәге" номинациясендә Саба муниципаль районы командасы 2 нче урынны алды.
"Мәктәптә футбол" фестивале кысаларында футбол буенча тренер Фазылов И.И. 1 класс укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мастер- класс үткәрде.
Саба күптармаклы җитештерү предприятисе хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль контракт нигезендә Байлар Сабасы бистәсендә урамнарда агач кисү, җияүлеләр өчен юл аркылы чыгу билгесен яңарту эшәре алып барыла.
Фаттахов Ильнар Ильдус улы Язлы Арташ авыдлында ифтар ашы оештырды. Аш алдыннан мәчеттә намаз укылды.
18 май көнне район мәдәният йортында " Ел гаиләсе 2019» конкурсынын йомгаклау этабы булып узды. Олыяз авылыннан Гатауллиннар гаилэсе катнашып, «Ин тату гаилэ» исеменэ лаек булды. Шулай ук әлеге чарада Республикакуләм «Минем шәҗәрәм» конкурсының муниципаль этабында 2нче урынны яулаган, 5нче сыйныф укучысы Шәйхетдинова Азалия бүләкләнде.
СССРда 19 майда һәрвакыт Пионерия көне билгеләп үтелә иде. Без барыбыз да, пионер отряды җыенында ачык тавыш бирү юлы белән пионерга кабул иткәннәрен хәтерлибез. Пионер линейкасында Советлар Союзы пионерларының тантаналы вәгъдәсен бирә идек һәм шуннан соң өлкән пионервожатый безгә кызыл пионер галстугы һәм пионер значогы тапшыра иде. Ул вакытта пионерга алу һәркем өчен бик мөһим вакыйга иде. 19 май көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында элеккеге пионервожатый Галимова Т. Г. белән очрашу булып узды. Тайфә Габдрахмановна 26 ел Тимершык урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләде. Үзенең истәлекләрендә ул бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Балалар белән төрле уеннар оештырды. Балаларның аның белән тиз генә аерылышасылары килмәде.
Подрядчы оешма ШЭ «Таипов» тарафыннан "Юлбат торак пунктында мәдәният йорты ремонты" объекты буенча ремонт эшләре башкарыла. Хәзерге вакытта түбә ябу эшләре бара.