ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2019 ел
шимбә

14 июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Әлеге чарада 4 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар катнашты. Балалар кояш, салават күпере, чәчәкләр ясадылар һәм үзләренең рәсемнәрендә җәйге буяулар матурлыгын тапшырдылар. Бу шөгыль балалар өчен күпме шатлык китерә!

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
июнь, 2019 ел
җомга

   Сезне милләтебезнең гүзәл бәйрәме – Сабан туе белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм 16 июнь 10:00 сәгатьтә Байлар Сабасы “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексы биләмәсендә уздырылучы район сабантуенда көтеп калабыз!

   Район Сабантуеның тулы программасы белән биредә танышырга була.

   Мондый очрашулар халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат биреп кенә калмыйча, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эше турында да оператив төстә сөйләшергә мөмкинлек бирә. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора. Кулланучылар белән эшләү, беренче чиратта, аларны агарту, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыру булырга тиеш.

Кичә, 2019 елның 13 июнендә Байлар Сабасының «Олимп» футбол кырында ир-ат командалары арасында Саба районы футбол чемпионатының чираттагы уеннары узды. 

Һәр ел саен Россиядә июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Медицина көне-табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерларның рутин һәм җиңел булмаган хезмәте турында искә төшерү өчен яхшы сәбәп…

Килдебәк авыл зиратында өмә үткәрелде.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

3 нче июнь көнне Туктар авылында тормыш итүче Гимадиева Оркыя Дәүләт кызы балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән бергә үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

    13 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  5 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

12 июньдә бөтен ил буенча Россия көне билгеләп үтелә, безнең интернат та читтә калмады. Россия көне-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.

  Баларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан мәктәптә:уен,ял бүлмәләре оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International