2019 ел сезоны ир-ат командалары арасында футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты.

2019 елның 14 июне, җомга

Кичә, 2019 елның 13 июнендә Байлар Сабасының «Олимп» футбол кырында ир-ат командалары арасында Саба районы футбол чемпионатының чираттагы уеннары узды. Беренче уенда «Лесхоз» һәм «Сатыш»командалары очрашты. Бу уенда «Сатыш» командасы 2-1 исәбе белән җиңүгә иреште. Икенче уенда «Эзмә» һәм «Сабинские окна»командалары очрашты. Бу уенда «Сабинские окна» командасы 5-0 исәбе белән җиңү яулады. 17 июньдә чемпионат ике матч «Яшьлек»-«Главы СП» һәм «Дуслык»-«Сатыш» командалары белән дәвам итәчәк. Барлык җанатарларны һәм футбол сөючеләрне 18:30 сәгатьтә "Олимп" стадионына команда өчен җан атарга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International