Татарстан Республикасы Саба муниципаль район башлыгы Минниханов Р.Н. призына
инглиз теленнән олимпиада
Конкур буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге
22 апрель Саба район үзәк китапханәсендә, якташыбыз Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Гөлүсә Закирова катнашында “Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның” дип исемләнгән әдәби чара узды. Чараның беренче өлеше якташыбыз Люция Шәрәфиеваның,“Олы Кибәче авылының ХӘТЕР КИТАБЫ” турында булды. Якташыбыз китапның ничек язылуы, туплануы турында сөйләде. Китапка кергән истәлекләре белән уртаклашты. Олы Кибәче авылы китапханәчесе Гөлүсә Фатыйхова әлеге китапка улының кергән язмасы белән таныштырып, язучыга теләкләрен җиткерде. Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Нургаян кызы да китап турындагы фикерләре белән уртаклашты.Чараның икенче өлеше, Саба урта мәктәбе укучысы Булат Маулинның, язучы Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабындагы повестьтан өзек сөйләү белән башланып китте. Язучы белән китап турында әңгәмә корылып, китап укучылар уй-фикерләрен җиткерделәр. Әсәрдәге “Бабай”образының прототибы якташыбыз, Тимершык егете Илнар Алтынбаевның тормышы иптәше Гүзәл ханым да хис-кичерешләре белән уртаклашты.Чарада кунакларыбызның хезмәттәшләреннән килгән видеоязмалар да күрсәтелде. Эзмә авыл мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов, Саба урта мәктәбеның 11 сыйныф укучылары Әмирхан Заһидуллин (баянда), Булат Маулин җырлары яңгырады.Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улының, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызының кунакларга истәлек бүләкләр тапшырып, теләкләре белән тәмамланды.
Иске Икшермә авыл җирлеге яшьләренең спорт тормышы
Санитар-экологик ике айлык кысаларында Югары Симет авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп, актив катнаша.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 07 маенда 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Бу дата алдыннан Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Лесхоз мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2025 елның 22 апреле 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
22 апрельдә көннең икенче яртысында, 23 апрельдә төнлә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда секундына 17 метрга кадәр).