ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

5 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кошларга ярдәм итик» исемле экологик челленджга кушылдылар. Ел саен үткәрелә торган акция кошларны кышлату мәсьәләләренә җәлеп итүгә исәпләнгән. Узган чара кысаларында мөдирләр катнашучыларга бездә кышлаучы кошлар турында сөйләделәр. Моннан тыш, акциядә катнашучылар викторинада һәм кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Кул астындагы материаллардан төрле җимлекләр ясауда бик теләп катнаштылар. Соңыннан алар барысы да мәдәният йорты территориясендә эленде, ә балалар көн саен төрле ризыклар (орлыклар, икмәк, ашлык) белән тулыландырырга сүз бирделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Олыяз авылында яшәуче Гатауллина  Назилә  Галиәкбәр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2022 елның 1 февраленнән түләүләр һәм пособиеләр күләмендәге үзгәрешләр

 

      Агымдагы елның кышлату чорында малларны  җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен,  Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте,  Киров өлкәсе Сунинский районыннан сенаж алып кайта башлады.Кайткан терлек азыгы траншеяга тигезләп Һәм  тыгызлап  таптап урнаштырылып барыла.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

2022 елның 7 февралендә 20 сәгатьтән 8 февральдә 10 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 8 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

2022 нче елның 5 нче февралендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.

   Урамнарның төрлесе була: озыны, кыскасы, мәгънәле исемлесе, бердәм халыклысы, дошманлашып яшәүчесе, күршесенең кем икәнен дә белмәүчесе... Байлар Сабасының данлыклы язучы Гомәр Бәширов исемен йөртүче урамында яшәүчеләрне исә дуслык берләштерә. Җәен Сабантуй бәйрәме алдыннан урамнарында бирнә җыю эшен югары дәрәҗәдә башкарып чыккан иде инде алар. Менә чираттагысы кышкы Сабантуй дип аталды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр чорда «Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча территориаль бүлеге белгечләре җавап бирәчәк, 884(362) 2-39-40 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

"Тургай волонтеры" программасын тормышка ашыру кысаларында, "карлы юллар"акциясе узды.

Балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Радионова Нина янына бардылар. Балалар ишегалдын кардан чистартырга булышты һәм хуҗалык корылмаларына юл ачты.

Барысы да канәгать калды.

Тэги: осз

Пионер җырлары узган гасырның 20 нче елларында туган һәм бик зур юл үткән, үзенең эчтәлекле һәм эмоциональ потенциалын туплаган. Алар беренче пионер отряды, тимурчылар, пионер-геройларның батырлыклары, безнең гүзәл Ватаныбыз, пионерлар дуслыгы, Советлар иленең «киләчәк» омтылышлары һәм хыяллары турында сөйлилэр. Җырлар совет идеологиясенең мөһим компоненты булган, анда Пионериянең идеаллары чагылдырылган, хәзерге этапта алар югалган диярлек. Пионер җырлары-музыкаль һәм тарихи хәзинә, анда балалар бик күп файдалы нәрсәләр ала алыр иде. Эзмә мәдәният йортында мәктәп укучылары белэн «Пионер җырлары» дигән патриотик җырлар конкурсы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International