2022 нче елның 9 нчы февралендә Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее «Үсеш»ендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Татарстан Республикасы «Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы узды. Җиде районның укытучылары 8-10 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәресләр үткәрделәр һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер классларын тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашучыларның барысы да катлаулы сынаулар уздылар һәм лаеклы чыгыш ясадылар
9 февраль көнне Олы Кибәче урта гомум белем бирү мәктәбендә парламент дәресе булып узды. Анда авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин Татарстан Республикасы Парламенты, республикабыз җитәкчеләре һәм лидерлары турында чыгыш ясады, югары сыйныф укучыларын сәяси тормыш белән кыскача таныштырып үтте.
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Бердәм Россия” члены әгъзасы, VI чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагимович ярдәме белән шахмат зонасы булдырылды. Ачылу чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы да катнашты.
Олы Шыңар авылында яшәүче Касыймов Сәлимгәрәй Шакир улына 2022нче елның 9нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш. кушылды
Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра. Барлык сораулар буенча 8 (84362) 2-45-89 телефоны аша Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 9 февраль 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 10 феврале
2022 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараюы белән, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда төнлә 16 метрга кадәр), юлларда кар көртләре көтелә.
Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында 7 февраль көнне гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. катнашты.
Һәр елны 2 февралдән – 9 февральгә кадәр Куркынычсыз Рунет атналыгы уздырыла. Әлеге атналык кысаларында «08» февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Куркынычсыз интернет» дигән исем астында тематик викторина уздырдылар .Чара барышында китапханәче укучыларга интернетта чыга торган мәгълүмат чараларының зыяны, спам, вируслар турында сөйләде. Мошенниклар тозагына эләкмичә ничек эшләргә кирәклеген ассызыклады. Укучылар ике командага бүленеп зирәклектә көч сынаштылар,сорауларга җаваплар эзләделәр, кроссворд чиштеләр. Бирелгән хәрефләрдән интернетка кагылышлы сүзләр төзеделәр. Катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
«08» февраль көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.