Бу хакта Татарстан Росреестры хәбәр итә
2022 елның 1 мартыннан өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләре буенча азкатлы торак комплекслары чикләрендә индивидуаль торак йортларны дәүләт теркәвенә алуны үткәрү тәртибен билгеләүче Федераль законның төп нигезләмәләре үз көченә керде. Шулай итеп, проект финанслау механизмын куллану мөмкинлеге индивидуаль торак йортлар төзүгә дә кагыла.
27нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Икшермә кадет мәктәбе укучысы Саломова Амира (укытучысы Шәрифуллина К.Ф.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар:
Ибрагимов Дмитрий, Килдебәк урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы (укытучысы Аскаров Нияз)
Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
1 март 18 сәгатьтән 2 март 10 сәгатькә кадәр.
1 март кичендә, 2022 елның 2 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
1 март – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне.
Бәйге аерым турлардан торды, анда 4 дәү әти катнашты.
Бу чарада һәр дәү әти үзенең осталыгын, тапкырлыгын,фантазиясен күрсәтте. Һәр тур концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды.
Тамашачылар катнашучыларны җылы каршы алдылар, чараны оештырган һәм яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәт белдерделәр.
28 февраль көнне район мәдәният йортында А. Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым" спектаклен күрсәтү һәм "яктылык театры, нурга илтә!язучы-драматург, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективларын котлау.
25 февраль көнне Олы Шыңар урта мәктәбе спорт залында авыл җирлеге беренчелегенә волейбол буенча авыл командалары арасында ярышлар оештырдылар. Барлыгы 3 команда катнашты: “ Укытучылар”, “Укучылар”, “Авыл яшләре”. 1 урын – “Укытучылар”, 2 урын “Укучылар”, 3 урын “Авыл яшләре” командаларына бирелде.
Югары Симет авыл җирлегенең бюджет учреждениеләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
28 февраль 12 сәгатьтән 1 март 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 28 февраль көненең икенче яртысында, төнлә һәм көндез 1 мартта урыны белән томан көтелә (Казанда - 1 мартта төнлә һәм көндез).
27 февраль көнне Байлар Сабасы спорт комплексында каратэ буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларны ачу тантанасында Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, Саба районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе - Кәримов Марат Рәшит улы, Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.