Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Шәмәрдән авылының Казан Мәрьям Ана иконасы храмында Илаһи литургия үткәрде
Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Эзмә авыл җирлегендә сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Югары Шытсу авыл мәчетенең нигезе җылытылды. Иганәчелек ярдәмен ПМК-159 оешмасы күрсәтте.
РФ Хөкүмәте тарафыннан тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чараларның оператив планы нигезендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган программалары буенча берничә карар кабул ителде.
Май аенда Саба районы «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» дәүләт казна учреждениесендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган чаралар үткәрелде.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
10 май сәгать 11дән 21 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 10 маенда көндез һәм кич урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсүн Әкбәрович авыл халкын, тын хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. Ахырдан агач утыртылды һәм чәй эчү оештырылды.
8 нче май көнне Иске Икшермә авыл жирлегендә Җинү көненә багышланган митинг узды.