27 май көнне Казан шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ХІІ «Өченче буын» пенсионерларның республика Спартакиадасы булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнары катнашты. Ярышлар программасына 1000 метрга йөгерү, йөзү, электрон коралдан ату, өстәл теннисы, дартс һәм эстафета кертелгән иде. Безнең район спортчылары лаеклы рәвештә 1 урынны яуладылар һәм ярышларда җиңүчеләр булдылар. Команда составы: Бәшәров Фәннур, Мостафин Рамил, Ханнанова Тәскирә, Карамышев Михаил, Юзмеева Әлфия, Гасыймов Равил, Сергеева Зоя, Латипова Фәния, Габдрахманов Альфред, Галимуллина Хәния, Кәримов Рәшит. Чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер һәм спортта уңышлар телибез.
Олы Арташ төп мәктәбендә “Игътибар- балалар!” акциясе бара. Шул уңайдан мәктәбебездә күп кенә профилактик чаралар үтә. 26 нчы май көнне Яшь юл инспекторлары отряды әгъзалары мәктәп яны лагеры башланыр алдыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Куркынычсыз техника" темасына әңгәмә үткәрделәр. ЮХИДИның дәүләт инспекторы Насыйбуддин Ильнур Дамирович һәм Юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Ягъфарова Г.Н.лар катнашында укучылар белән юл йөрү иминлеге буенча профилактик чара үтте. "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында үткәрелүче "Серле энә" дефиле-конкурсында катнашып укучыларыбыз 1 нче урынга лаек булдылар. Әлеге акция кысаларында үткәрелгән барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте, куйган максатларга ирешелде. бурычлар үтәлде.
Олы Кибәчедә суүткәргеч торбаларның тузган эшермәләре яңага алыштырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә, санитар-экологик икеайлык кысаларында, төзелеш калдыклары җыеп яндырыла торган чүплек урыны чүпләре яндырылып тигезләнде.
«Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольнең региональ үзәге» ассоциациясе сораштыру үткәрә
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
30 май 21 сәгатьтән 31 май 06 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 31 маенда төнлә һәм иртән урыны белән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараю белән томан көтелә.
Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.
Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгән яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күпбалалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.
28 май көнне "Тургай"приютында тәрбияләнүчеләр балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә катнаштылар. Бәйрәм Икшермә кадет мәктәбендә үтте. Бәйрәмнең иганәчесе-Золотарев Ю. Балалар әкиятләр буенча мавыктыргыч сәяхәттә булдылар, конкурсларда катнаштылар.