Татарстанның25 меңнән артык аз керемле гаиләсе яңа төр түләүне алды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгән яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең  гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күпбалалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.

 Кагыйдә буенча, түләүгә гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә шәхси кабинетка кабул ителгән карар турында тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланган очракта акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә керәчәк.

 Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар белән эшләү  офисларында бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, түләү гаиләләргә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча,  гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктәге  яшәү минимумыннан кимрәк булган, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләрдән артмаган, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавынын нигезле сәбәбе булган очракта билгеләнә.

 Яңа түләүнең күләме дә ата-аналарның керем дәрәҗәсенә бәйле, ул   Татарстанда яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International