Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте көннән - көн яңаруын, төзекләнүен дәвам итә.
Җәмгыятьтә маллар өчен тораклар төзелә, машина-трактор парклары, амбарлар яңартыла, юллар салына. Саный китсәң- бик күп эшләр эшләнелә, төзекләндерелә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Күрсәтелгән телефоннар буенча квалификацияле аноним, ашыгыч, шул исәптән балаларга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллану очракларында, гаиләдә дә, аннан читтә дә сексуаль көчләү очракларын да кертеп консультация-психологик ярдәм алырга мөмкин
Ышаныч телефоныннан Татарстан Республикасы торак пунктларында яшәүче балалар һәм өлкәннәр файдалана ала.
Шалтырату стационар һәм кәрәзле телефоннардан да, аноним һәм бушлай булып тора.
Явлаштау авыл җирлегенең ир-атлар командасы пляж волейболы буенча Саба районы чемпионатының зона ярышларында 2 нче урынны яулады.
19 июльдә "Явлаштау"командасы пляж футболы буенча Саба районы чемпионаты кысаларында "Шытсу"командасы белән очрашты һәм 5:2 исәбе белән җиңүгә иреште.. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
16 июль көнне Сулэ авыл клубында клуб формированиесендә катнашучылар белән «дару үләннәре дөньясында... " исемле дару үләннәре дөньясы буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Чарада катнашучылар үсемлекләр-искиткеч һәм кылынган иҗат җимешләрен искә төшерделәр, алар үзләрендә бик күп серләрне саклыйлар. Иң кечкенә үсемлектә төрле кешелек авырлыкларын дәваларга сәләтле бөек көч яшэргә мөмкин.
Мишәбаш авылында АПК белгеченә 80х20 программасы буенча торак йорт төзелеше эшләре бара.
15 июль көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре Сулэ авыл клубы мөдире һәм Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "җәйге яшьлек кичләре"дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.Барлык концерт номерлары да көчле алкышларга күмелде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең иң матур номерларын күрсәттеләр: шигырьләр,җырлар,биюләр һ.б.. Ахырда кунакларны дискотека көтә иде.
10 июль көнне Очиле авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә "Колобок"курчак театры үткәрелде.Сер түгел, барлык балалар да әкиятләр ярата, һәм нәниләр танышкан беренче әкиятләрнең берсе - «колобок".Тамашачыларга «колобок» әкияте гаҗәеп, тылсымлы һәм яраткан экият дөньясына чумарга мөмкинлек бирде.