Тормыш матур, матур итеп эшли, яши белсәң!

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

  Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте  көннән - көн яңаруын, төзекләнүен дәвам итә.

Җәмгыятьтә маллар өчен тораклар төзелә, машина-трактор парклары, амбарлар яңартыла, юллар салына. Саный китсәң- бик күп эшләр эшләнелә, төзекләндерелә.

 Җәйге матурлыкка тагын да ямь өстәп , Пүкәл, Өтернәс , Шекше, Сәрдә ферма яннарына , административ бина тирәләренә  чәчәкләр утыртылды, төрле эшләнмәләр ясалып  урнаштырылды,исең китәрлек  матурлык дөньясы булдырылды.

Быел, авыл хуҗалыгы оешмалары арасында , территорияләрне төзекләндерү Һәм бизәү буенча беренче урынга лаек булып, терлекчелек слетында бүләкләнүгә ирештек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International