Пляж волейболы буенча "Икшермә" командасы
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Ишегалды уеннары» социаль технологиясе кысаларында социаль участокларда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән «Ишегалды уеннары» үткәрде. Әлеге технология балаларны ишегалды уеннарына тарту, актив ял оештыру юлы белән шатлыклы, күтәренке кәеф тудыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм балигъ булмаганнар арасында күптән онытылган уеннарны пропагандалау максатында эшләнелгән.
Чара ахырында җәйге чорда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча белешмәләр таратылды.
Бүген Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегендә Байлар Сабасы торак пунктында су агызу системаларын проектлау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә бүлек башлыгы Э.Д. Рамазнов, "Вектор" ҖЧҖ проект оешмасы вәкиле, "Саба ТКХ МПП" АҖ һәм "Саба районы ТКХ Шәмәрдән МПП"АҖ директорлары катнашты.
Гимназиядә чәчәк түтәлләрен балалар карый
Мичән авыл жирлеге, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендэ яңа уңыш урып-җыю өчен комбайннарны карау, ремонтлау, көйләү эшләре тәмамланып килә. Кобайнерлар уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Бүген Олы Шыңар авыл җирлегенең Кооператив урамында МДСУ «Балтач» оешмасы юлны ремонтлау эшләрен башлап җибәрде. Эшләр каты өслекле юллар салуны, инфраструктураны яхшыртуны һәм хәрәкәт иминлеген арттыруны үз эченә ала. Эшләрне төгәлләү халыкның уңайлылыгын сизелерлек арттырыр дип көтелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Хатын-кызлар арасында барган пляж волейболы Чемпионатында безнең оешмадан биш команда катнашты. Нәтиҗәдә, беразга гына калышып, “ФБП-1” командасы 4 урын яулады. Әлеге команда составында Гөлназ Тимершәехова һәм Рузалия Дәүләтшиналар уйнады.
"Яшьлек" яшьләр үзәге, балаларга "Райя һәм соңгы аждаһа" мультфильмын күрсәтте.