ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

20 сентябрь көнне җылы көз кичендә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә  «Яшь комачауламый» дигән тематик сәгатькә җыелдылар. Чарада катнашучылар үзләренең тормыш юлларын искә төшереп, кайчандыр мәдәният йортының иҗади тормышында актив катнашуларын фоторәсемнәр аша искә төшерделәр, өлкән яшьтә туган яңа мөмкинлекләр турында сөйләштеләр. Архивтан һәм клуб тарихыннан, мәдәният йорты мөдире язган тарих язмаларын укыдылар. Күпчелек кунаклар үз хатирәләре белән чын күңелдән уртаклаштылар: үз теләкләренә һәм иҗади сәләтләренә үстерүгә катлаулы вакытларда да  ирешкәннәрен. Китапханәче кызыклы басмалар белән таныштырды, «Гаилә учагы» журналыннан «Кода белән кодагый» мәкаләсен кычкырып укыды. Чара җылы дустанә атмосферада узды, яңа очрашуларга өметләнеп аерылыштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

20 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе мөдире мәдәният йорты һәм мәктәп китапханәсе белән берлектә "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган тантаналы чара һәм "Казанга тарихи  сәяхәт" исемле бердәм мәдәни дәрес үткәрделәр. Чарада балалар башкалабыз Казанның мәдәни һәм тарихи урыннары буенча виртуаль сәяхәт кылдылар. Китапханәче балаларга көндәлекне файдалану һәм тутыру кагыйдәләре белән таныштырды.Чара ахырында барлык катнашучыларга мәктәп укучысының мәдәни көндәлекләре тапшырылды. Бу гади көндәлек түгел, анда укучының эшчәнлеге чагылдырырга тиеш: мәнфәгатъләре, проблемалары, күзәтүләре, сәяхәтләре. Уку елы ахырында нәтиҗәләр ясалачак.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. 

21 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре нәни булачачак хуҗабикәләр өчен: "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр. Китапханәче кабакның файдалы үзенчәлекләре һәм аш-су  китапларда булган яңа рецептлар тәкъдим итте. Юлбат мәдәният йорты мөдире кабактан торт пешерү буенча мастер-класс күрсәтте, һәм чарада катнашучылар белән  бергә аны бизәделәр. Чара татлы кабак торты белән чәй табыны артында тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Найм шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелеше (сатып алу) юнәлеше буенча гамәлгә ашырыла торган индивидуаль торак йортлар төзү буенча эшлекле киңәшмә

"САБА-АРЕНА" да өстәл теннисында тәрбияләнүчеләр арасында контроль - күчерү нормативларын тапшыру дәвам итә. Укучыларның спорт әзерлеге яхшы дәрәҗәдә. Өстәл теннисы секциясенең күпчелек спортчылары спорт нормасын нәкъ менә бик яхшы итеп тапшырырга омтылды. Нигездә, ТСС-3 группасының барлык спортчылары өстәл теннисы буенча нормативларын бик яхшы һәм яхшы билгеләренә үтәделәр, тренер Исмаилов Хайём Фәрхад улы. Йөгерү, озынлыкка сикерү, сикергечтә сикерү һәм өстәл теннисы өчен тупны ыргыту буенча "ярышлар" артта калды. Алда яраткан күнегүләр һәм ярышлар!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

"САБА-АРЕНА" да бадминтон төре буенча программада каралган контроль-күчерү нормативларын тапшыру бара. Бадминтон бүлеге, тренерлары Волков Дмитрий Леонидович, Зарипова Гөлнара Хәмит кызы, Бакирова Ильзия Ильфат кызы, Миңнегалиев Илшат Тәлгать улы, гомумфизик әзерлек буенча тестлар үткәрәләр.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

"САБА-АРЕНА" да фехтование бүлегендә тәрбияләнүчеләр контроль - күчерү нормативларын тапшыралар. Укучыларга түбәндәге нормативларны тапшыру мөмкинлеге бирелде: 100м га йөгерү, урыннан сикерү, отжимание ясау, 10 минутка йөгерү, пресс ясау, сикергечтә сикерү. Секциясенең НП 3нче төркеме спортсменнары, тренеры Ильясов Радик Мөдәрис улы,  фехтование нормативларын тулысынча тапшырдылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

"САБА-АРЕНА" да спорт төрләре буенча программада каралган контроль-күчерү нормативларын кабул итү дәвам итә. «Бадминтон», «Өстәл теннисы», «Фехтование», «Шахмат» бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр гомумфизик әзерлек буенча тестлар бирәләр. Кичә 20 сентябрьдә «САБА-АРЕНА"  базасындагы бадминтон бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр һәм Тимершык урта мәктәбенең бадминтон бүлегендә тәрбияләнүчеләр үз көчләрен сынадылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

15 сентябрьдә Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан социаль хезмәт алучылар «Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее» Муниципаль бюджет учреждениесенә (район туган якны өйрәнү музее) бардылар. Социаль хезмәт алучылар Урман хуҗалыгы тарихы һәм Саба муниципаль районының барлыкка килүе белән таныштылар. Музей хезмәткәре интернат-йорт хезмәткәрләре белән берлектә кисү тактасы үрнәкләрен буяу буенча мастер-класс үткәрде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International