ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

9 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче халык белән гадәттән тыш хәл буенча ГО буенча кыскача инструктаж үткәрделәр. Инструктаж үткәрүнең максаты - ГОның оештыру структурасы, хәрби конфликтларның һәм гадәттән тыш хәлләрнең куркыныч факторларыннан саклану чаралары белән таныштыру, бу факторлар янаган яисә барлыкка килгән очракта гамәлләр тәртибен аңлату. Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында инструктаж белән халыкка буклетлар да таратылды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү максатында, су юлларын чистарту, куаклар һәм үсентеләр кисү эшләре башланды. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

«Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт» ДАССО бинасын капиталь ремонтлау буенча «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ подрядчы оешма тарафыннан төзү-монтаж эшләре алып барыла

5 ноябрьдә Явлаштау мәдәният йорты сәхнәсендә Явлаштау авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан"Җырлыйк әле"музыкаль программасы булып узды. Уен музыкаль паузалар белән аралаштырып  алып барылды.

1990 елның 31 августында Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасының Төп Законын эшләү өчен  президент җитәкчелегендә Конституция комиссиясе төзү турында Карар кабул ителә. 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә. Бу төрле милләт, сәяси бәйләнешләр һәм диннәр- кешеләрне берләштергән, республиканың күпмилләтле халкының чагылышын гәүдәләндергән  Россия һәм Татарстан тарихында яңа чор таләпләренә тулысынча җавап бирә торган мөһим сәяси-хокукый документ.  6 ноябрь республикада бәйрәм көне - Татарстан Республикасы Конституциясе көне дип игълан ителде. Әлеге истәлекле көн хөрмәтенә, мәдрәсә музей хезмәткәрләре мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ:

Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

      18 сәгатьтән. 10 ноябрьгә кадәр 18 сәгать. 2022 елның 11 ноябре 

10 ноябрь кичендә, 2022 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

2022 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә 15 м/с га кадәр көчле көньяк-көнбатыш җил көтелә.

2022 елда Татарстан Пенсия фонды белгечләре Россия Пенсия фондының рәсми аккаунтларында 13 меңнән артык консультация биргән

29 октябрь көнне Пукәл  авыл клубында Явлаштау авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге проектта катнашучылар катнашында «Җырлыйк әле» шоу-проекты булды.

10 ноябрь көнне А. Каримуллин исемедәге  Саба район  китапханәсендә язучы һәм тәрҗемәче Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллинның тууына 90 яшь тулу уңаеннан “Өлкәннәр” кулбы әгъзаларына әдәби сәгать үткәрелде.Чара барышында  китапханәче Л. Хәмидуллинның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Л. Хәмидуллин әдәби иҗат эшен алтмышынчы елларның ахырларында хикәяләр язудан башлавы, иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – әдәби тәрҗемә итү,1982 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү, шулай ук 1977 елдан  СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы булуы турында әйтелеп узды. Чара ахырында язучының иҗатына багышланган китап кэргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International