Эчәк яман шеш авыруы-Колоректаль яман шеш, ул соңгы ашказаны-эчәк трактының бер өлеше һәм эчәк, сигмоид һәм ректумны үз эченә ала.
Эчәк яман шешенең нинди симптомнары бар?
Эчәк яман шеш авыруы билгеләре:
Эчәк яман шешенең башлангыч этапларында күпләр симптомнар кичермиләр. Симптомнар барлыкка килгәч, алар гадәттә шешнең зурлыгына һәм эчәклектә урнашкан урынга карап үзгәрәләр.
Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
Әгәр дә сез тизәктә кан катнашмасы яки эчәклек уңайсызлыгы кебек эчәк яман шеш авыруы симптомнары күрсәгез, табибка язылырга оялмагыз.
Табиб башта бу билгеләрнең һәм симптомнарның киң таралган сәбәпләрен өйрәнәчәк, шеш процессын ачыклаган очракта, ул табиб-онкологка консультациягә җибәрәчәк.
Рак үсешенә йогынты ясаучы факторлар: Көнгә 45 граммнан артыграк күләмдә этил спирты (алкогольле эчемлекләр составында) куллану эчәк яман шеш авыруын 45% ка һәм туры эчәк авыруын 49% ка арттыра. Моннан тыш, симерү вакытында алкогольнең эффекты көчәя.
Тәмәке тарту һәм кызыл итне еш куллану (сыер ите, дуңгыз ите, бәрән) эчәк полиплары үсеше куркынычын арттыра. Бу канцероген үзлекләр белән химик матдәләр барлыкка килү белән бәйле.
Ялкынсыну эчәк авыруларының озак вакытлы дөрес терапиясез баруы колоректаль яман шеш авыруларын кискен арттыра. Моннан тыш,нәсел сәбәпләре булган авыру өлеше 5-30% арасында.
Эчәк яман шешен профилактикалау.
Эчәк яман шешен профилактикалауда иң мөһим урынны-скрининг алып тора.
Табиблар эчәк яман шешен ачыклау өчен авыру билгеләре яки симптомнары булмаган сәламәт кешеләргә билгеле бер скрининг тикшерү тестларын тәкъдим итәләр.
Моны поликлиникада деспансеризация үткәндә тизәктәге яшерен кан тесты белән, яисә эндоскопик процедура вакытында эчәклекне тикшерү белән эшләп була.
Сез көндәлек тормышыгызга үзгәрешләр кертеп, эчәк яман шеш авыруын киметү өчен адымнар ясый аласыз.
Моның өчен: төрле җимешләр, яшелчәләр һәм бөтен бөртекләр ашарга кирәк.
• Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм бөтен бөртекләрдә витаминнар, минераллар, җепселләр һәм антиоксидантлар бар, алар яман шеш авыруларын профилактикалауда мөһим роль уйныйлар. Төрле витаминнар һәм туклыклы матдәләр алу өчен төрле җимеш һәм яшелчәләрне сайлагыз.
• Алкогольне уртача эчегез, яки бөтенләй эчмәгез.
• Әгәр дә сез спиртлы эчемлекләр эчсәгез, хатын - кызлар өчен көнгә бер, ирләр өчен ике эчемлек белән чикләгез.
• Тәмәке тартуны ташлагыз.
• Атнага мөмкин кадәр күбрәк көн физик яктан актив булыгыз. Физик күнегүләрне мөмкин кадәр ким дигәндә 30 минут эшләргә тырышыгыз. Әгәр дә сез актив булмаган булсагыз, әкренләп башлап 30 минутка кадәр эшләгез.
• Нормаль авырлыкны саклагыз. Авырлыкны саклап калу өчен, сәламәт диетаны көндәлек күнегүләр белән берләштерегез. Акрын арынырга омтылыгыз, күнегүләр санын арттырыгыз һәм кулланылган калорияләр санын киметегез.
Дәвалау турында кыскача
Эчәк яман шешен дәвалауда, күпчелек яман шешләр кебек, хирургия, химиотерапия, нурланыш һәм аларның комбинацияләре кулланыла. Бу этапларның һәрберсенең кирәге һәм эзлеклелеге процессның таралуына, шулай ук пациентның хәленә һәм ачыкланган авыруларына карап билгеләнә.