Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә, 21 ноябрь көнне, Эзмә урта мәктәбе базасында педагог - оештыручылар өчен "Балалар оешмалары эшчәнлегендә педагог – оештыручының сыйныф җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы, психолог һәм социаль педагог белән үзара хезмәттәшлек культурасы" дигән темага район семинары булып узды.
“Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы тарафыннан Тимершык авыл җирлегенә кергән су башняларын саклау территорияләренең коймалары ремонтланды.
Россиядә халыкларның халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында 18 ноябрьдә Иштуган мәдәният йортында «Россия халыкларының йолалары һәм гореф-гадәтләре»дигән танып-белү-уен программасы үткәрелде. Балаларга Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләделәр. Алар Раштуа һәм Масленица . Нәүрүз бәйрәме нинди йолалар белән үткәрелгәнен, Русьтә сөлге ничек кулланылганын, нинди борынгы гореф-гадәтнең халык әкиятләрендә еш искә алынганын белделәр. Укучыларны татар, удмурт, рус, татар халыклары традицияләре белән таныштырдылар, шулай ук аларга илебезнең аз һәм юкка чыгучы халыклары турында сөйләделәр. Очрашуның икенче яртысында балалар " Халык йолалары белгечләре"дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр. Ике сүз буенча танылган мәкальләрне һәм әйтемнәрне чиштеләр, канатлы әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, викторинада катнашучылар билгеләп үткәнчә, танып белү уенының кайбер фактлары алар өчен яңа һәм кызыклы булды.Ахырда халык уеннары уйнадык.
Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәре көне Россия Федерациясе Президентының "Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәре көне турында" 11.11.2000 № 1868 Указы нигезендә билгеләп үтелә. 1991 елның 21 ноябрендә Россия Федерациясе Президентының 218 номерлы Указы белән Россия Федерациясенең бәйсез дәүләт салым хезмәте төзелә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 20 ноябрендә Зәй шәһәрендә халыкара F1N и F1N150 класслы планерларның залда җибәрү модельләр классында шәхси-команда беренчелегендә авиамодель спорты буенча ачык ярышлар булып узды.
2022нче елны да тәмамлау ягына таба барабыз. Ул нинди генә булмасын, һәркемнең күңелендә якты эз, матур хатирәләр генә калдырсын иде. Бу көннәрдә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре район үзәгендә урнашкан мәйданда Яңа ел чараларына әзерлек эшләре алып баралар.
18 ноябрьдә «Дус сыйныф серләре»республика әти-әниләр комитетлары конкурсының муниципаль этабы узды
16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне. Толерантлык-безнең дөнья культураларының күптөрлелеген хөрмәт итү, кабул итү һәм дөрес аңлау, үз-үзеңне белдерү һәм кеше шәхесен күрсәтү