24 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмендә "Ләйсән"балалар бакчасының кече төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме узды.
Социаль яклау бүлеге, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм мәгариф учреждениеләренә йөрмәүче мөмкинлекләре чикле балаларны Яңа ел белән котладылар һәм аларга татлы бүләкләр тапшырдылар.
Социаль яклау бүлеге, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдәге балаларга Яңа ел бүләкләре тараттылар. Ата-аналар үз чиратында балаларына оештырылган искиткеч, тылсымлы бәйрәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Ике басу Арташ "Күбәләк"балалар бакчасында территорияне Яңа елга әзерләү
Олы Кибәче балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Балаларны бәйрәм белән котларга клоуннар һәм төрле җәнлекләр килгән иде, ә Кыш бабай белән Кар кызы тәмле күчтәнәчләр өләште.
Ике Басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасындагы фотозона
Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. депутат Вольфсон И.С. исеменнән Кече Кибәче авылында яшәүче күпбалалы Шәвәлиевлар гаиләсенә Яңа ел күчтәнәчләре белән пакет тапшырды.
Бакчабызда Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Балаларыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар.Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр. ыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.
Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. "Бердәм Россия" партиясеннән Яңа ел бүләге тапшырды.