Иске Мичән авылында яшәүче эшмәкәр Максудов Раил Роберт улы һәр Яңа елда Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Күчтәнәч янчыгы" конкурсы оештыра. Иң матур пакет ясаучылар билгеләнә һүм бүләкләнә.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү
24 нче декабрь көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында “Хуш киләсең, Яңа ел!”- дип исемләнгән бәйрәм уткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай,Кар кызы белән бергә аю, төлке, куян да килгән иде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. Кыш бабай балаларга күчтәнәч –бүләкләрен таратты. Бакчага иң күп йөрүче балаларны да билгеләп китте. Бу матур бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр әле. Куян елы илләребезгә тынычлык алып килсен,балаларыбызның шат авазлары яңгырап торсын!!!
2022 елның 21-22 декабрендә «Сабантуй» ат спорты комплексында ат спорты белән шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар арасында күңелле стартлар булып узды.
Лесхоз мәдәният йортында, Лесхоз мәдәният йортында "Ләйсән"балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде
25 декабрьдә, Лесхоз мәдәният йортында, Лесхоз мәдәният йортында "Ләйсән"балалар бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
25 декабрьдә «Саба-Арена» спорт мәктәбендә фехтование буенча яңа ел турниры узды.
Җиңүче Попов Данил булды, икенче урынны Газизуллин Ленар яулады, өченче урынны Абдуллин Кәрим һәм Мартиросова Софья бүлештеләр.
24 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмендә "Ләйсән"балалар бакчасының кече төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме узды.
Социаль яклау бүлеге, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм мәгариф учреждениеләренә йөрмәүче мөмкинлекләре чикле балаларны Яңа ел белән котладылар һәм аларга татлы бүләкләр тапшырдылар.
Социаль яклау бүлеге, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдәге балаларга Яңа ел бүләкләре тараттылар. Ата-аналар үз чиратында балаларына оештырылган искиткеч, тылсымлы бәйрәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.