Ел саен 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә
Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасында балалар Искечә яңа елны каршы алдылар
14 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында "Иске Яңа ел» дип аталган яңа ел чарасы узды.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан 14 январь көнне “Бәхет елы булсын Яңа ел” дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар.
Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе үзешчән сәнгать белән берлектә 14 гыйнварда "Исәнмесез, Иске Яңа ел" бәйрәм чарасы үткәрелде.
Республика күләмендә үткәрелгән "Яңа ел безгә килә!" конкурсында катнашып: Саба муниципаль районы Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалары: Яруллина Ясминә 1нче дәрәҗәле дипломга лаек булды, Зарипова Зәлия, Вайсова Мәрьям, Хадиев Габделкәрим, Зарипова Дилия 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булдылар һәм Маннанов Ильдан 3 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Молодцы балаларыбызга һәм рәхмәт әти-әниләребезгә. 💐👏🏻
Олыяз мәдәният йортында (җитәкчесе Закирова Р.) сәхнә ветераннары һәм үзешчәннәре Иске Яңа елны каршы алды.
"Бу иске Яңа ел!»
2023 нче елның 13 нче гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне Байлар Сабасыннан Шәмсевәлиевлар гаиләсе кичерде. Илдар һәм Диләрәнең нәни уллары 9 нчы гыйнвар көнне туды. Аңа “Илназ” дип исем кушалар. Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Марат Кәримов, Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлнар Шафикова, Саба шәһәр җирлеге Башлыгы Расих Хасанов Шәмсевәлиевларны котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.
Тепловизор ярдәмендә йортларның җылылык югалтуын тикшерү