Тыюлыклар һәм милли парклар көне

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

Ел саен 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу – бик мөһим көн, аның максаты булып табигатьне дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә саклау кирәклеген искә төшерү тора.

10  гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе балалар өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Зеленая страна приглашает…»  дип исемләнгән экологик  сәяхәт үткәрде. Балаларга  сирәк очраучы үсемлекләр, хайваннар, табигатьнең уникаль участоклары саклана торган парклар турында сөйләде. Шулай ук балалар хайваннар дөньясына багышланган мавыктыргыч викторинада  актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International