24 март көнне, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова Явлаштау урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышында катнашты. Әти-әниләр һәм укытучылар бүлек тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр, ЗАГС органнары тарихы белән таныштырылды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге райондашларны әдәп-әхлакка өнди торган вәкаләткә дә ия. Очрашуның максаты: гаилә кыйммәтләре, гаилә традицияләре турында сөйләшү, гаилә институтын ныгыту һәм популярлаштыру, үсеп килүче буынга бердәм рухи - әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре иде.
Кече Кибәче авыл клубында "Алтын таяк" дип исемләнгән бильярд ярышы булды. Ярышта Кече Кибәче, Төбәк, Иске Икшермә, Югары Шытсу һәм Сатыш авылларыннан 5 команда катнашты. Югары Шытсу һәм Сатыш авылы командалары җиңүче булды.
Урта Кызыл авыл клубында «Яз килде»дип аталган рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Конкурста балалар табигатькә булган мәхәббәтләрен, шулай ук бу матурлыкны кәгазьгә щетка, буяулар һәм карандашлар ярдәмендә ничек җиткерә алуларын күрсәттеләр.
ГТО ның Саба муницпаль районы буенча ВФСК тестлаштыру үзәге бөтен кешене ГТО нормативлары комплексын үтәүгә чакыра
Кече Кибәче авылында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә, традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан , Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау йөзеннән мәктәп укучылары өчен-«Кич утыру» дигән фольклор бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар татар фольклоры жанрларының төрле булуын һәряклап исбат иттеләр. Алар мәкаль һәм әйтемнәрне, борынгы бишек җырларын искә төшерделәр, борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен, нинди әкиятләр тыңлаганнарын, ничек киенгәннәрен һәм нәрсә уйнаганнарын белделәр.
Олы Нырты мәдәният йортында бильярд буенча зона турының иң яхшы уенчысына ярышлар оештырылды. Турнирда Олы Нырты, Урта Нырты, Язлы Арташ, Чабья Чурчи һәм Тат.Икшермә авылларыннан килгән уенчылар катнашты.
24 мартта республика конкурсының зона этабында, «ТРның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе 2023 " безнең приютны Зиганова Ләйсән Мансур кызы лаеклы тәкъдим итте. Зур эш стажы булган Педагог судьялар комиссиясе әгъзаларына үз эшен тәкъдим итте һәм бөтен эшчәнлеген җәмәгать тәрбиячесе сыйфатында күрсәтте.Үзенең доклады барышында Зиганова Лэйсэн балигъ булмаган балалар белән барлык проблемаларны һәм аларны хәл итү ысулларын чагылдырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Лэйсэн Мансуровна лауреат дипломы белән бүләкләнде.