Шекше авыл җирлегенең актив катнашучысы Халыкара конкурста 3 дәрәҗәле дипломга ия булды.
Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре шимбә өмәсендә катнашалар.
Шекше авыл җирлеге чишмәләре - авыл горурлыгы, «Саимә» чишмәсе.
Шекше авыл жирлегенен Сабантуй мэйданы жыештырылды.
10 апрельдә Казан шәһәренең фехтование үзәгендә 2014 елда туган кызлар арасында фехтование буенча ачык республика турниры узды.
Ике тур ныклы көрәш нәтиҗәсендә, А финалына, турнирның иң көчле биш фехтовальщигы сайлап алына, Саба-Арена спорт мәктәбе вәкиле Вәлиуллина Алина катнаша, ул финал стадиясен дә лаеклы уздыра, Казан спортчыларыннан бер көрәштә җиңеп чыга.
С финалында, бер уколны төшереп калдыру бәрабәренә, Мартиросова Софья (СШ СабаАрена) бронзаны югалта, дүртенче урынны ала.
Спортчыларны, шулай ук Саба-Арена спорт мәктәбенең фехтование бүлеген ярышларда лаеклы катнашулары белән котлыйбыз һәм спорт биеклекләренә ирешүдә уңышлар телибез.
Фестиваль гаилә кыйммәтләрен саклау, нәсел традицияләрен буыннан- буынга тапшыру, шәҗәрә барлау, туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатын күздә тотып үткәрелә.
Бүгенге көндә Хантимерләрнең нәсел агачында 220 кеше билгеле, шуның 160ы - исән-саулар. Сәхнәгә махсус төзелгән сценарий нигезендә 60тан артык кешене берләштергән, җыр-моңга, артистлык сәләтенә ия булган нәсел дәвамчылары чыкты. Хантимер нәселенең элек-электән балта осталары булуы, авылны басма һәм күперләр белән тәэмин итүләре, Хантимер чишмәсен булдырулары, туган якка карата патриотлык хисләрен яшь буында ныклап тәрбияләү өстендә эш алып барулары чыгышның асылын тәшкил итте. Күргәзмә өлешендә милли ризыклардан мул табын, архивтан эзләнеп тупланган бай материаллар, балта осталарының эш кораллары, Хантимер бабайның шәхси әйберләре тәкъдим ителде. Дөньяда безне бар иткән дә, яшәткән дә, яшәрткән дә - мәхәббәт дигән фикерне зур йөрәк формасында ясалган макет та раслады. Кыскасы, Хантимернекеләр бердәм, күп, көчле һәм тату. Шуның белән алар 7 район конкурсантлары арасында җиңүгә ирештеләр дә инде. Аларга май аенда республика күләмендә үткәреләчәк конкурста уңышлар телибез.
Шекше хоккей камандасы яңа формага ия булачак. Спонсорларга рәхмәтлебез!
2023 елның 7-9 апрелендә Актаныш бистәсенә блиц һәм рапид буенча Татарстан Республикасының XIII шәхси-команда беренчелеге узды. Саба районы балалар җыелма командасы яхшы әзерлек күрсәтте һәм призлы урыннар яулады!
Рапид буенча ТР шәхси-команда беренчелегендә:
Шәхси зачетта:
1) Сафин Адель- 2 урын. 2008 елгы
2) Галимҗанов Булат- 3 урын. 2008 елга
Команда зачетында:
"Саба 1" командасы-3 урын (рапид)
Команда составы:
1) Сафин Әдел
2) Галимҗанов Булат
3) Башаров Вилдан
4) Мөхәммәтҗанова Азалия
Блиц буенча ТР шәхси-команда беренчелегендә:
1) Башаров Вильдан- 2 урын. 2010 елгы
2) Газизуллин Айдан- 1 урын.2014 елгы
3) Низамиев Йосыф - 2 урын.2015 елгы
4) Фатыхова Зилә - 2 урын.2012 елгы.
Команда зачетында:
"Саба 2" командасы-3 урын (блиц)
Команда составы:
1) Гыйбадуллин Арслан
2) Газизуллин Айдан
3) Исмәгыйлев Әмир
4) Фатыйхова Зилә
Барлык призерларны һәм җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Шекше авыл җирлеге хезмәткәрләре шимбә өмәсендә катнашалар.