Фестиваль гаилә кыйммәтләрен саклау, нәсел традицияләрен буыннан- буынга тапшыру, шәҗәрә барлау, туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатын күздә тотып үткәрелә.
Бүгенге көндә Хантимерләрнең нәсел агачында 220 кеше билгеле, шуның 160ы - исән-саулар. Сәхнәгә махсус төзелгән сценарий нигезендә 60тан артык кешене берләштергән, җыр-моңга, артистлык сәләтенә ия булган нәсел дәвамчылары чыкты. Хантимер нәселенең элек-электән балта осталары булуы, авылны басма һәм күперләр белән тәэмин итүләре, Хантимер чишмәсен булдырулары, туган якка карата патриотлык хисләрен яшь буында ныклап тәрбияләү өстендә эш алып барулары чыгышның асылын тәшкил итте. Күргәзмә өлешендә милли ризыклардан мул табын, архивтан эзләнеп тупланган бай материаллар, балта осталарының эш кораллары, Хантимер бабайның шәхси әйберләре тәкъдим ителде. Дөньяда безне бар иткән дә, яшәткән дә, яшәрткән дә - мәхәббәт дигән фикерне зур йөрәк формасында ясалган макет та раслады. Кыскасы, Хантимернекеләр бердәм, күп, көчле һәм тату. Шуның белән алар 7 район конкурсантлары арасында җиңүгә ирештеләр дә инде. Аларга май аенда республика күләмендә үткәреләчәк конкурста уңышлар телибез.