ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2023 ел
якшәмбе

Безнең "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр "Геройга исемен кайтар" дигэн Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясендә катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

 Кызыл канәфер Бөек Җиңү, батырлык һәм авырлыкларны җиңү символы.Ул коелган кан белән бәйле. «Кызыл канәфер» дигән акциядә «Тургай» приюты да катнашты.

Тэги: ОСЗ Тургай

 5 майда безнең приют базасында консилиум узды. Уртак консилиумда видеоконференция аша  безгә опека һәм попечительлек бүлеге,Казан шәһәренен  Совет районы КСЦОН органнары да кушылды. Әлеге чарада балаларның агымдагы уңышлары һәм алга таба яшәү рәвеше турында фикер алыштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

6
май, 2023 ел
шимбә

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре район китапханәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышы темасына интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Саба гимназиясенең 6 «А» сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында белемнәрне киңәйтү. Уен 5 өлештән торды, һәр өлешендә 4 сорау, укучылар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиешләр иде, дөрес җавап өчен командага баллар бирелде. Укучылар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр.

Тэги: мәдәният бүлеге

1941 нче елның 22нче июнендә фашист гаскәрләре безнең илебезгә һөҗүм итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта 27 миллион кешенең гомере өзелә. Без бу сугыш турында кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Әмма без бу батырларны онытырга тиеш түгел. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара Акциясе быел 14нче тапкыр үткәрелә. 5 май көнне Саба гимназиясенең 3нче “А” сыйныф укучылары өчен, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Чара Константин Паустовскийның «Похождения жука-носорога» солдат-мультфильмы белән башланып китте. Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы, дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр.Аннары укучылар Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Укучыларда зур җиңүне олылар белән беррәттән якынайта торган балалар турында хикәяләр аеруча кызыксыну уятты. Валентин Катаевның «Сын полка» повестенда балалар гади авыл егете Вани Солнцев язмышы белән таныштылар. Автор әлеге әсәр аркылы сугышта да күңел җылысы, игелеге һәм бер-береңә ярдәм итү өчен урын барлыгын күрсәткән.Чара ахырында Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясалды һәм китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны үсеп килүче буынга укырга кирәклеген, алар аша ата-бабаларыбыз башкарган батырлыкка хөрмәт күрсәтелүен аңлатты.

Тэги: мәдәният бүлеге

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

Консультация-кисәтү

2023 елның 6 май 18.00 сәгатьтән 7 майның 18.00 сәгатенә кадәр

2023 елның 7 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә:

- төнлә һәм иртән томан;

- төнлә һәм көндез көчле көнбатыш, төньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с (Казанда көндез 15-17 м/с).

Татарстан Республикасы территориясендә

кыраулар турында штаб кисәтүе

2023 елның 7-10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта кырау булуы көтелә: 7 майда урыны белән 0..-2°, 8, 9 һәм 10 май 0..-5°.

Лесхоз интернат-йортында «Георгий тасмасы» акциясе уздырылды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Татарстан Республикасы территориясендә

метеорология күренешләре комплексы турында

штаб кисәтүе

2023 елның 6 маенда 12-19 сәгатьләрдә Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән яшен, көчле җил 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с, коеп яуган яңгыр көтелә.

Җирлегебез батырына мемориаль.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Чәчү алдыннан азык культуралары өчен  аммиаклы су кертү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International