Җирлегебез батырына мемориаль

2023 елның 6 мае, шимбә

Бүген Иләбәр  авылында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган, мәктәбебезнең 2010нчы елгы чыгарылыш укучысы Айсаф Галиев белән хушлаштык.
Бу зур югалту барыбызны да бик тетрәндерде.
Айсаф мәктәптә уку дәверендә бик актив, сабыр, бар эшне җиренә җиткереп эшли торган укучы булды. Спортны бик яратты. Көрәш һәм җиңел атлетика буенча ярышларда гел алдынгы урыннар яулады. Мәктәпне тәмамлагач юридик институтта белем алып, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсендә эшли башлый.  Соңгы вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкче вазыйфасын башкарды. Тырыш хезмәте өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы медале һәм «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
 Айсафның әти-әнисенең, тормыш иптәше Рәзиләнең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International